русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

02.02.2011

“Мәрҗәни” мәчетендә Казан имамнары җыелышы үтте

Бүген “Мәрҗәни” мәчетенең киңәшмәләр залында башкала имамнары җыелышы узды. Аны Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин алып барды. Җыелышта шулай ук ТҖ МДН Үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мөфтинең дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлек буенча урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, ТР Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ирек Арсланов катнашты. Изге Коръәннән аятьләр укыганнан соң, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов күптән түгел генә узган ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумы һәм Президиумы утырышы турында сөйләде. “Домодедово” аэропортында булган вакыйгаларга карата тирән борчылуын белдерде. Бу нисбәттән ул имамнарны традицион Ислам кыйммәтләрен пропагандалау буенча актив эшләргә, вәгазьләр вакытында Исламның тынычлык дине икәнлеге һәм “Исламның террорны кабул итмәве” турында аңлатырга чакырды. Шул  уңайдан имамнарга мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән, халыкка Ислам кыйммәтләрен аңлатуга юнәлтелгән, Исламның – тынычлык дине икәнлеге, аның һәрвакытта да террорга һәм көч куллануга каршы булуы турындагы махсус вәгазь таратылды.

Казан мөхтәсибе мәчетләрнең иминлеген саклауны көчәйтү мәсьәләләренә киң тукталды. Аерым алганда, ул мәчет биналарына гына түгел, кирәксә-кирәкмәсә мәчетләргә, мәчет ишек алларына керүче чит кешеләргә игътибар итәргә,  чорма һәм түбәләрне күз уңында тотарга чакырды.

Аннан соң Мансур хәзрәт Казанның бөтен имамнарына, теге яки бу мәсьәлә буенча интервьюлар биргәндә, үзләренең чыгышларын  алдан игътибар белән әзерләргә киңәш итте. Билгеле, бу җомга вәгазьләренә дә кагыла. Хәзрәт ассызыклаганча, теләсә кайсы вәгазьдә моңа кадәр ирешелгән тотрыклылыкны, толерантлыкны саклау зарурлыгын аңлату, традицион рухи кыйммәтләрне торгызу өстендә эшләү максаты торырга тиеш. .

Быел Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне февраль аена туры килә. Шул уңайдан Казанның бөтен мәчетләре әлеге датаны игътибар үзәгендә тотарга һәм махсус вәгазьләр оештырырга тиеш.

Җыелышта Казан шәһәре казые, Кол Шәриф мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров та чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында шәһәр имамнарын бергәләшеп эшләргә чакырды. Хәзрәт бу уңайдан Коръәннән “Ий мөэминнәр! Барчагыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Аның диненә ябышыгыз! Һәм һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез!”- дигән аятен мисалга китерде һәм һәр мәсьәләне дә бер өстәл артына утырып чишәргә кирәклеген искәртте. Ул билгеләп узганча, ТҖ МДН структурасындагы казыят идарәсе шул максаттан оештырылган да инде.

Җылышта шулай ук Нурулла мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиуллин, “Әниләр” мәчете имамы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров, Царицино бистәсендәге мәчет имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов, ТҖ МДН Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батровка да сүз бирелде.

Җыен ахырында имамнар ТР Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатинга әлеге  яңа вазифасында уңышлар теләделәр.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.