русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Илдус хәзрәт Фәиз Разил Вәлиев белән очрашты

01.02.2011

Бүген ТҖ МДН рәисе, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизнең ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев белән очрашуы узды.

Очрашуда татар халкының дини-рухи мирасын яңарту һәм мөселман дини бергәлеге белән зыялылар арасында тыгыз хезмәттәшлекне булдыру турында сүз барды. Шунда ук үзара эшчәнлек турында план төзү фикеренә килделәр. Аерым алганда, Разил Вәлиев гуманитар югары уку йортлары һәм факультетлары профессорлары белән сөйләшүләр үткәрүне тәкъдим итте. Профессорлар исә студентларга иске татар китаплары, татар галимнәре мирасын өйрәнү буенча фәнни эшләр язарга куша алырлар иде.

Очрашуның нәтиҗәсе буларак, зыялылар һәм дин әһелләре катнашында берничә чара уздыру турында килештеләр. Илдус хәзрәт һәм Разил Вәлиев тә шулай еш очрашырга һәм татар дини мирасын яңартуга бәйле төрле мәсьәләләр хакында фикер алышу теләген белдерде.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.