русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

01.02.2011

ТР Мөслимәләре берлеге гаилә кору һәм гаилә ныклыгы буенча дәресләр үткәрә

ТР Мөслимәләре берлеге кызлар өчен гаилә кору һәм гаиләнең ныклыгы темасы буенча махсус дәресләр оештыра. Ул “Ничек кияүгә чыгарга”, “Ничек яраткан хатын булырга” кебек темаларга багышланачак. Ә инде гаиләле ханымнар өчен “Гаилә бәхете серләре” темасы буенча әңгәмәләр уздыру ниятләнә.

Дәресләрне белгеч-психиологлар алып бара. “Әлеге дәресләрдә кызлар егет белән беренче очрашуда үзләрен ничек тотарга икәнлекне беләчәк. Еш кына кешеләр үзләренең икенче яртысын бик озак эзлиләр. ә инде тапканнан соң тәүге очрашуда бер-берең белән ничек аралышырга, үзен ничек тотарга икәнлекне белмиләр, - дип искәртеп узды Татарстан Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина.

Гаилә көнкүрешен ныгытырга теләгән ханымнар исә “Гаилә бәхетенең серләре” дәресләрендә катнаша ала.

Наилә абыстай хәбәр иткәнчә, болардан тыш ир-атлар өчен дә дәресләр үткәреләчәк. “Ниндидер сәбәпләр аркасында иреннән аерылган балалы хатын-кызлар, яңадан гаилә корырга ниятлиләр, әмма һәр  ир-ат та бит үги баланы тәрбияләргә ризалашмый. Нәкъ менә шушы дәресләрдә психологлар үги балаларны тәрбияләү нинди саваплы, хәерле эш икәнлекне аңлатачак”, - дип ассызыклады ТҖ Мөслимәләре берлеге рәисе.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.