русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

31.01.2011

ТҖ МДН Президиумы утырышы узды

Бүген мөфтияттә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы узды. Аны ТҖ МДН рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз үткәрде. Утырышта ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумының 13 әгъзасы катнашты.
Беренче көн тәртибе буенча Илдус хәзрәт Фәиз утырышта катнашучыларны ике атна эчендә башкарылган эш белән таныштырды. Аерым алганда, ул устав таләп иткәнчә,  Диния нәзарәтенең штат расписаниесен формалаштыру һәм республика мөселман гаммәви мәгълүмат чаралары тарафыннан традицион кыйммәтләрне популярлаштыру максатыннан, ТҖ МДНнең Мәгълүмати сәясәте турындагы нигезләмәсен үтәүгә бәйле мәсьәләләрне күтәрде.
Илдус хәзрәт Дини идарәнең барлык структураларын бергәләшеп, бердәм ритмда эшләргә чакырды.
“Без үзебездә булган бердәмлекне сакларга тиеш”, - дип ассызыклады Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы.
Ул шулай ук Мәскәүгә сәфәре һәм РФ Президенты
хакимиятенең эчке сәясәт буенча баш киңәшчесе Алексей Гришин белән очрашуы хакында сөйләде. Очрашуда сүз, аерым алганда, республика мәчетләре өчен грантлар бүлеп бирү һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең берничә чарасын үткәрү хакында барган.
Президиум утырышында шулай ук  башкарылган эш хакында “Хәләл” Стандарты буенча  комитет җитәкчесе Илнур Гайнуллин хисап тотты. Ул утырышта катнашучыларга “Хәләл” системасының Татарстан районнары һәм Россия төбәкләре белән актив хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә быел хәләл-продукция җитештерүчеләр саны 21 предприятиегә артуы хакында хәбәр итте. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург, Мәскәү, Тула, Самара, Пенза, Ростов, Чиләбе шәһәрләре, Мари Эл һәм Удмуртия республикаларында 40 ка якын җитештерүче Комитет контроле астында эшли. Тагын шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Комитетның halalrf.ru сайты эшли башлаган, анда башкарылган эш хакында атналык яңалыклар һәм яңа җитештерүчеләр турында мәгълүмат урнаштырылачак.
Татарстан  Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров исә ТҖ МДНнең үсеш концепциясе әзерләнүе хакында хәбәр итте. Хәзерге вакытта проект эшләп бетерү стадиясендә һәм ул өч төп юнәлешне (милли үзенчәлекне исәпкә алып исламны үстерү, дини оешмаларның социаль активлыгын арттыру, тынычлыкка омтылу һәм толерантлыкка йөз тоту) үз эченә ала.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.