русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

28.01.2011

Илдус хәзрәт Фәиз “Яңарыш” хәйрия фондын тәбрикләү тантанасында катнашты

Бүген Казан Кремлендә республика хәйриячеләрен тәбрикләү тантанасы булды. ТРның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Фонд үсешенә зур өлеш керткән хәйриячеләргә - инвесторлар, ТР муниципаль районнары башлыклары, министрлык җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләргә Хәйриячеләр китабының 1 нче томын һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Меценатларны тәбрикләү тантанасында Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз дә катнашты.

Татарстанның беренче Президенты иң зур әһәмияткә ия хәйрия акцияләрен – инвалидларны коляскалар, колак аппаратлары, глюкометрлар белән тәэмин итү кебек чараларны искә алды. Аз тәэмин ителешле гаиләләрдәге балаларны беренче сыйныфка әзерләү буенча оештырылган акциягә ул аеруча басым ясады.

2010 елда “Яңарыш” фонды счетына хәйриячеләрдән барлыгы 751 миллион сум акча килгән; 1 миллиард 100 миллион сумлык төзелеш, торгызу һәм реставрация эшләре башкарылган.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.