русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

27.01.2011

Илдус хәзрәт Фәиз Россиянең беренче Президентының тууына 80 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә ачылышында катнашты

Бүген Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Борис Ельцин – яңа Россиянең башы” исемле күргәзмә ачылды. Ул Россиянең беренче Президентының тууына 80 ел тулуга багышлана. Экспозициягә 1991 елдан алып 1999 елга кадәрге чорны һәм яңа Россия тарихында иң катлаулы вакытларны яктырткан 104 фоторәсем урын алган. Борис Ельцинның Татарстанга визитын чагылдырган фотоларны махсус блокта күрергә була.

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең беренче Президентының тормыш иптәше Наина Ельцина, Борис Ельцинның кызы Татьяна Юмашева, аның ире Валентин Юмашев, РФ Президенты киңәшчесе Владимир Шевченко, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм башка рәсми затлар күргәзмәнең мактаулы кунаклары булды.

Күргәзмә ачылышында шулай ук ТҖ МДН рәисе, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз дә катнашты.

Наина Ельцина күргәзмәне оештыручыларга, аерым алганда Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен белдерде.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.