русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

26.01.2011

Сүздән эшкә күчәргә вакыт

ТҖ МДНнең соңгы Пленумы үткәннән алып бүгенге көнгәчә вакыт аралыгында ММЧда Татарстандагы мөселман өммәте турында күп сөйләде, күп язылды. Әнә шул төрле материаллар нигезендә генә дә безнең мөселманнар тормышында инде тәмам өлгергән проблемалар хакында әйтергә була.

Бүген безнең өммәттә барган процессларны җисмияттән рухияткә күчеш дип бәяләргә мөмкин. Мине дөрес аңлагыз, рухи алгарышка омтылыш элек тә булды, мин аны һич тә инкарь итмим, шулай да дини өлкәдә идеология матди-хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүгә караганда күпмедер дәрәҗәдә артта калды. Бер нәрсә дә үзеннән генә барлыкка килми – барысы да Аллаһы Тәгалә иреге, фатихасы белән эшләнә. Һәм шулай булырга тиеш тә.

Безнең төбәктә Исламның 1000 еллык тарихы бар һәм ул берничә буын үсеше өчен нигез булды. Шуңа да бүген безнең традицияләргә мөрәҗәгать итми генә, Исламны киң җәелдереп, таратып булмый. Әйе, шушы чорда җәмгыятебез үсеш алды, тик ни кызганыч, диннән башка. Әмма без хәзер элек хыялланып та булмаган барлык мөмкинлекләргә дә ия. Һәм хәзер кешеләр исламны, аның кыйммәтләрен аңлап, дин юлына бассыннар өчен безгә күп көч куярга кирәк.

Миңа районнар буйлап еш йөрергә, күп кешеләр белән аралашырга туры килә. Һәм сизеп торам, халкыбызда дин белән кызыксыну бар. Тик икенче яктан карасаң, төбәкләрдә рухи җимереклекне күреп, җан әрни, күңел тетрәнә. Коточкыч бит, авылларда эчүчелек чәчәк ата, яшьләр сугышу һәм күңел ачудан башканы белми. Алар барысына да ышана, тик Аллаһка гына түгел. Югарыда телгә алынган күренешләр, һичшиксез, безнең өммәт өчен дә зур әһәмитякә ия һәм иң беренче чиратта, безнең эшебездә.

Алдыбызда торган мәсьәләләрне хәл итү, төгәлрәк әйткәндә, традицион хәнәфият кыйммәтләренә нигезләнгән идеологияне үстерүдә, исламны пропагандалау белән барыбыз да – имам-мөхтәсибләр , имамнар, гади мөселманнар, шулай ук кайбер сәбәпләр аркасында диннән читләшкән, диннең асылын аңлап җиткермәгән, төгәлрәге үзләренә җаваплылык алырга теләмәгән безнең зыялыларыбыз да шөгыльләнергә тиеш. Максат-бурычлар ачык: хәтта динсез кешеләрнең дә йөрәгендәге ышаныч-иман, аларның дөньяны тануында, үз-үзләрен тотышында көчле мотив булып торырга тиеш. Бик еш кына шундый очраклар була ки, кешеләр бернинди дә иман-ышаныч юк дип яшиләр һәм менә шундыйлар безне чолгап алган тискәре күренешләрнең табышына әйләнә дә инде. Дин-иман иң беренче чиратта кешеләрне яхшыдан яманны, изгелектән явызлыкны аера белергә өйрәтергә тиеш. Үзләренең үрнәк яшәү рәвешләре белән дин әһелләре генә түгел, безнең республиканың һәр кешесе бу эштә үзеннән өлеш кертергә бурычлы.

Хәзер мин нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешү өчен нәрсәләрне чынбарлыкта гамәлгә ашыру кирәклегенә тукталам. Иң беренче чиратта без мәчетләрдә эшне көчәйтергә тиешбез. Соңгы ун ел эчендә республикада 1300 дән артык мәчет ачылды. Бу безнең нигез. Мәхәлләләр дингә ышанган бик күп кешеләрне берләштерә. Нәкъ менә шунда алар бер фикер тирәсендә берләшәләр. Бу фикер кеше мәчеттән чыкканнан соң да югалмый. Шуңа да гыйбадатханәләрдә диндәшләребезгә нинди мәгълүмат җиткерелү, нәрсә пропагандалауны белү бик мөһим. Мәчетләр педагогик, яшьләр һәм социаль эшчәнлекнең үзәгенә әйләнергә тиеш. Әлбәттә, динебез бик катлаулы юл үтте, аннан читләштерделәр һәм ул чорда шундый эшчәнлек алып бару мөмкин түгел иде. Мөселманнар тормышы ниндидер гадәт-йолаларга гына корылган иделәр, кешеләр мәчеткә барды-кайтты, гыйбадатханәдән аяк атлап чыгуга алар бер-берсен оныттылар һәм хәзер дә күп очракта – үз тормышы, үз мәшәкатьләре, үз уйлары белән генә көн итүчеләр шактый. Моны гаепләп тә булмый, чөнки тормыш үз җае белән генә үсеш ала, һәр кешегә күп төрле каршылыкларны җиңәргә туры килә. Шуңа да мәчетләрдә мәхәллә халкы белән эшчәнлекне кичекмәстән үзгәртеп кору зарур. Яшермим, елдан-ел хакыкый мөселманнар саны арта бара. Меңнәрчә имамнарыбыз Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышандыруда зур һәм катлаулы эшне башкара. Әмма бу гына аз. Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итеп, ул кушканнарны үтәп, тыелганнарыннан тыелып яшәгәндә генә без ниндидер уңышка ирешә алабыз. Кешегә үз тормышын тамырдан үзгәртергә, хәзрәт булырга да кирәк түгел, ә гадәти тормышны дәвам иттерү, фән-мәгариф, башка төрле өлкәдә эшләү зарур. Мөселманнарга һәр тармакта да ихтыяҗ бар. Һәр эшне урыннарда алып бару сорала. Әгәр дә мөхтәсибәтләрдә мондый эш урын алса, түбәнрәк дәрәҗәдә - мәхәлләләрдә, бик кулай; тик күп кенә мәчетләрдә ул әле бөтенләй юк. Һәм мин дә, сез дә бик ачык беләсез, безнең шактый гына мәхәлләләребез ни дәрәҗәдә икәнлекне. Яшерен түгел, мәчетләребезнең күбесе елына шул ике олугь бәйрәмдә - Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә генә ачылып ябыла. Кайберләре җомга көннәрендә генә ачыла һәм анда нибары 5-6 өлкән кешебез, инвалидлар гына килә. Ә кайда соң безнең таза, энергияле яшьләребез? Аларны кем дә булса мәчеткә килергә чакырдымы, үгетләдеме, яисә изге эшләрдә ярдәм итүләрен сорадымы? Менә эш нәрсәдә?! Ә бит тәҗрибә күрсәткәнчә, күп кенә шундый кешеләр ярдәме белән зур-зур эшләр эшләнә, мәчетләр салына, җаваплы халыкка таянып киң колачлы программаларыбыз тормышка ашырыла. Шуңа да нәүбәттә, ТҖ МДН эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш – ул һәр мәчеттә, һәр мәхәлләдә дини идеологияне киң җәелдерү. Мәчетләрдә ниләр эшләнүен җентекләп өйрәнергә, анда кешеләрне күпләп җәлеп итәргә, очрашулар оештырырга, проблемаларны ачарга һәм аларны чишү юлларын бергәләп табарга кирәк. Теләсә кайсы имам үзләренең сораулары белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итә ала, ә без исә үз чиратыбызда проблемаларны чишү юлын табарга тырышачакбыз. Әлбәттә, сез ялгыз гына бер нәрсәне дә хәл итә алмаячаксыз. Шуңа күрә сезнең ярдәмчегез – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бар.

Икенчедән, белгечләр әзерләүне тиз арада җайлау зарур. Бу юнәлештә Россия Ислам университетында шундый институт оешуга мин нык шатмын. Кешеләрне туплау, җәлеп итү, традицион исламның асылын аңлата белү – югары мөселман уку йортлары һәм мәдрәсәләре курсларында гына түгел, ә һәр мәчет каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә дә төп юнәлеш буларак керергә тиеш.

Инде хәзер безнең республикада исламдагы капма-каршы агымнар һәм секталар хакында... Әлбәттә, республикада андый күренешләрнең таралу сәбәпләрен безгә әле җенлекләп өйрәнү сорала. Шулай да нинди генә нәтиҗәгә килмик, без тарихтан читтә калырга тиеш түгелбез. Мондый проблемларны чишүдә үз өлешебезне кертү сорала. Татарстанда Ислам һәрвакытта да тынычлык дине булды һәм теләсә кайсы радикаль күренешләргә, җәнҗал-сугышларга каршы чыкты. Һәм без бабаларыбызның тәҗрибә һәм белеме, татар дини фикерләүнең 1000 еллык тарихына таянып, бар көчебезне әлеге традицияләрне яклауга кулланырга бурычлыбыз. Чөнки тәҗрибәле дини белгечләребез, рухи-әхлакый, дини агарту җитәрлек булмаган җирләрдә, явыз максатны күздә тоткан нык оешкан бер төркем кешеләр безнең халыкның аңын бутарга, юлдан яздырырга омтыла.

Күтәрелгән проблемалар – сезнең һәм безнең тарафтан чишеләсе мәсьәләләр. Куелган максатларга безнең барыбызның ирешүен теләр идем. Аллаһы Тәгалә юлындагы хезмәтебез безнең барлык өммәтебез эше. Ислам беркайчан да кешеләрне аерырга тиеш түгел. Сабырлык белән хәрәкәт итү сорала, тик бу эш җиңел булмас, ә иң мөһиме кешеләрнең йөрәкләре Аллаһка мөрәҗәгать итсен өчен безгә бары бер чылбырдан бару зарури. Әгәр без кыйблабызны югалтмыйча Аңа бер адым ясыйбыз икән, Ул да безгә ярдәм итәчәк, юлдаш булачак.

 

                                      ТҖ МДН рәисе. мөфти вазифаларын башкаручы

                                                     Илдус хәзрәт Фәиз

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.