русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

24.01.2011

“Домодедово” аэропортында булган терактка бәйле рәвештә ТҖ МДН мөрәҗәгате

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Домодедово” аэропортында бер гаепсез кешеләрнең гомерен өзгән терактны кискен тәнкыйтьли.

Әлеге коточкыч акт, беренче чиратта, күпмилләтле Россия җәмгыятендә тотрыксызлык китереп чыгаруга, дәүләтнең, уртак Ватаныбызның нигезен җимерүгә  юнәлдерелгән.

Мондый терактны кылган һәа аның артында торганнарда бернинди дә кешелек сыйфатлары юк һәм әлеге җинаять өчен җәза каты булачак.

Татарстан мөселманнары исеменнән шушы фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз һәм Аллаһы Тәгаләдән терактта яраланганнарның сәламәтләнүен сорап дога кылабыз.

                Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.