русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

24.01.2011

Белобезводное авылы мөселманнары хәзер мәчетле булды

23 гыйнварда Яшел Үзән районының Белобезводное авылында яңа мәчет ачылды. Аңа кадәр мөселманнар ашханә идән астында намаз укыдылар. Әлеге җәмәгать туклануы пункты 5 ел буена җомга намазларын һәм гаетләрне укыту урынына әйләнгән иде. Анда РИУ студентлары ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрде.

Бу авылда мәчет төзү -  авыл кешеләренең күптәнге хыялы . Биредә иман йортын 1990 елда төзи башладылар. Изге йортның нигезе салына, тик ул чордагы акча алмашынулар төзелешне туктата. Ниһаять, бер ел элек төзелешне кабат тергезелә һәм менә авыл халкы мәчеттән тәүге азанны ишетү бәхетенә иреште. .

Мәчет ачылу тантанасында ТҖ МДН рәисе һәм  мөфти  вазифаларын башкаручы  Илдус хәзрәт Фәиз, ТҖ МДН үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһанша, һәм башка кунаклар катнашты. Илдус хәзрәтнең сүзләренчә, мөселман халкы аз булган авылда мәчет төзү-Татарстан өчен үзенчәлекле хәл.

“Бәлкем бездә генәдер мондый күренеш. Мөселманнар өчен гыйбадәтханә төзелә икән, анда христианнар булыша. Һәм киресенчә дә. Мисал өчен Югары Ослан районының Мәмәт Хуҗа авылында яңа мәчет ачу тантанасына җирле христиан динендәге әбиләр бәлешләр пешереп алып килде. Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин, - ди Илдус Фәиз.

Белобезводное авылындагы яңа мәчет 200 кешене сыйдыра. Балкон өлешендә хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу урыны бар. Иман йортының имам хатибы итеп РИУ студенты Илдар Хәмзинны билгеләделәр. Ә элеккеге урынны мәдрәсә итеп файдаланырга мөмкиннәр. Ашханә хуҗабикәсе моңа каршы түгел икән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.