русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

24.01.2011

Урта Сәрдә авылында яңа мәчет ачылды

Арча районындагы Урта Сәрдә авылының хәзер үз мәчете бар. Көз ахырында төзелеп бетсә дә гыйбадәтханә ачу тантанасы беразга сузылды. Һәм ниһаять бүген яңа мәчеттән тәүге азан яңгырады. Сәрдәлеләрнең шатлыгын уртаклашырга ТҖ МДН рәисе йәм мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз, ТҖ МДН үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан хаҗилары клубы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, республика мөхтәсибләре килгән.

Авыл элек-электән үк үзенең мәгариф традицияләре белән дан тота. Болар хакында татарның танылган мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗәни дә үз хезмәтләрендә искә ала. 1937 елга кадәр Урта Сәрдәдә 2 мәчет һәм мәдрәсә эшләп килә. Алар ябылганнан соң авыл халкы 2010 елның  көзенә кадәр мәчетсез яшәде.

Әлеге чорда ислам динен саклап калу, аны халыкка җиткерү, намаз һәм башка дини йолаларны башкаруны авылның Вәлиуллиннар гаиләсе алып барды. Совет елларында бу вазифаны имам Нәкыйп Вәлиуллин башкарды. Намазларны исә авыл өйләрендә укыдылар. Яңа мәчет сафка басканчы Нәкыйп Вәлиуллин башкаладагы Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге  Казан югары мөселман мәдрәсәсендә белемен арттырды. Узган елның җәендә исә аңа ислам уку йортын тәмамлау турында диплом тапшырдылар.

Арча районында бу инде 73 нче мәчет. Җирле мәчет  - Урта Сәрдә  авылы мәчете исемен йөртәчәк.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.