русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Иртәгә Арча районында тагын бер яңа мәчет ачыла

21.01.2011

22 гыйнварда Арча районының Урта Сәрдә авылында яңа мәчет ачыла. Кирпечтән салынган әлеге Аллаһ йортында 100 гә якын кеше гыйбадәт кыла алачак. Авыл халкы әлеге вакыйганы ике ел көткән.

Арча районыда бу инде 73  нче мәчет һәм төбәк мөселман корылмаларын төзү буенча лидерлыкка чыкты.

Тантаны 10.30 минутта башланыр дип көтелә һәм анда ТҖ МДН рәисе һәм республика мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз, район хакимияте вәкилләре һәм якын тирә авылларның имамнары катнашачак.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.