русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

19.01.2011

ТҖ МДН рәисе вазифаларын башкаручы РИУ студентлары һәм мөгаллимнәр белән очрашты

Бүген Россия Ислам университетында ТҖ МДН рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизнең әлеге югары дини белем бирү йорты студентлары һәм мөгаллимнәре белән очрашуы узды. Моңа кадәр үткәрелгән шундый чаралардагы кебек бу очрашу да Изге Коръән аятләрен уку белән башланып китте.

Очрашуны РИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы, танылган ислам белгече Рәфыйк Мөхәммәтшин ачып җибәреп, хәзерге вакытта  мөселман яшьләре арасындагы проблемаларга тукталды һәм бу юнәлештә, аерым алганда, татар халкының рухи кыйммәтләрен һәм татар дин әһелләре мирасын популярлаштыру өлкәсендә эш алып барырга кирәклеген әйтте. “Бу юнәлештә безгә мөселманнарның Диния нәзарәте белән тыгызрак эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады  ректор.

Илдус хәзрәт үз чыгышында Татарстанның мөселман җәмгыятенә хас проблемаларга, аерым алганда,  мәчетләрдә дин әһелләре арасында килеп чыга торган фикер каршылыкларын яктыртуга тукталды. Хәзрәт сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада ислам үсешенең беренче этабы тәмамланды. Беренче этапта нәкъ менә мәчетләр төзелешенә зур игътибар бирелгән. Бүгенге көндә аларның саны 1300 дән артып китә.

Илдус хәзрәт фикеренчә, гыйбадәт кылу урыннарының саны тиз арту җирлегендә сыйфатлы мөселман белеме бирү мәсьәләсе күпмедер дәрәҗәдә игътибардан читтә калган. Хәзер исә мөселман җәмгыятенең гыйлемлелеген арттыруга, мәчет имам-хатыйбларының белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән яңа этап башланырга тиеш.

“Белемсезлек безнең проблема гына түгел, ә дөньякүләм тенденция, аның аркасында мөселманнар күп нәрсә югалтты. Дини тәгълимат проблемасын хәл итеп, без күп кенә катлаулы сорауларга җавап бирә алачакбыз. Без алар аркасында күп еллар инде бер урында таптатанабыз. Моның өчен югары сыйфатлы белем бирү үзәкләрен төзергә кирәк. Аларның берсе Россия Ислам университетында өлгереп килә”, - диде хәзрәт.

Соңыннан Илдус Фәез һәм Рәфыйк Мөхәммәтшин студентлар һәм мөгаллимнәрнең күп санлы сорауларына җавап бирде.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.