русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

19.01.2011

“Хәләл” стандарты буенча комитет “Ставрополь бройлеры” ЯАҖен үз реестрына кертте

“Ставрополь бройлеры” ЯАҖ  - Россиянең көньягында кош ите җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе. 2010 елда ул тагын да үсеш күрсәткечләренә иреште. ТҖ МДНнең  “Хәләл” стандарты комитеты белгечләре исә әлеге предприятиедә хәләл продукция җитештерүне җайга салды. Анда тиешле процедураларның барысы да үтәлгәннән соң, предприятиегә Комитетның таныклыгы тапшырылган.

Үткән ел “Ставрополь бройлеры” өчен эшчәнлекне җәелдерүдә берничә мөһим проектны тормышка ашыру белән истәлекле булды. Узган җәйдә предприятие үзендә җитештергән ярымфабрикатларны танылган “Ростикс KFC”рестораннар челтәренә җибәрә башлады.

Тагын бер проект  - “Хәләл” җитештерү линиясендә чыгарылган тавык ите эшләнмәләре шул төбәк сәүдә нокталарында урын алды. Исламның барлык нормаларын үтәп югары сыйфатлы продукция чыгару катлаулы технологияләрнең берсе һәм аны тиешенчә үтәү өчен берничә ай кирәк. Шуңа да карамастан кампания әлеге юнәлешне үстерүгә ныклы адымнар ясый.

Тиздән Ставропольдә җитештерелгән хәләл ризыклар Татарстан сәүдә киштәләрендә дә урын алачак.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.