русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

17.01.2011

РИУ студентлары һәм мөгаллимнәре гарәп илләренә сәфәр кыла

Бүген РИУның студентлары һәм мөгаллимнәреннән торган 7 кешелек төркеме “Әль-Васатыйя” үзәге проекты белән танышу өчен Кувейтка бер атналык сәфәргә китә. Алар арасында югары дини белем бирү йортының фән эшләре буенча урынбасары Рөстәм Батров. Ислам фәннәре факультеты деканы Абдулла Әдһәмов, Ислам хокукы кафедрасы мөдире Мөхәммәд Муратов һәм башкалар бар, дип хәбәр итә Россия Ислам университетының матбугат үзәге.

“Әль-Васатыйя» белгечләре инде менә берничә ел рәттән хәзерге заман проблемаларына Ислам күзлегеннән  чыгып, конструктив. Һәр яктан уйланылган, центрестик, уртак фикерләр тудыру белән шөгыльләнә. Әлеге үзәк белән Халыкара Голәмәләр берлеге башлыгы шәех Йосыф әл-Карадавиның укучысы, Суданның элекке дин эшләре буенча министры шәех Исам Бәшир җитәкчелек итә.

Бу үзәкнең филиаллары күп кенә илләрдә, шул исәптән Көнбатышта да ачылды. Аның белән хезмәттәшлек итү карары Россиядә 2006 елда кабул ителгән иде.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.