русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

14.01.2011

Илдус хәзрәт Фәиз Кол Шәриф мәчетендә җомга намазын үткәрде

Республикабызның төп мәчете булган Кол Шәрифтә бүген Илдус хәзрәт Фәиз җомга намазын үткәрде. ТҖ МДНнең 13 гыйнварда булган Пленумында ул Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде.

Илдус хәзрәт мәчетләрдә намазларны укыту һәм вәгазьләр сөйләү белән даими шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, берүк вакытта ул Казанның Болгар мәчете имам-хатыйбы да булып тора. Ә менә мөфти вазифаларын башкаручы сыйфатында бу аның тәүге җомга намазы.

Республикада дин тотучыларның хәзерге лидерын махсус күрергә килгән мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, Илдус хәзрәт аларны тагын да берләшергә, төркемнәргә бүленмәскә, мөселман өммәте тормышында актив катнашырга, гадәти татар исламы кыйммәтләрен һәм рухи мирасыбызны сакларга чакырды.

Намаздан соң хәзрәт Кол Шәрифкә йөрүчеләр, ә аларның күбесе яшьләр, белән аралашты, ислам динен тоткан яшь буын вәкилләрен борчыган  барлык сорауларга да җавап бирде.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.