русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

14.01.2011

Татарстан мөфтие, ТҖ МДН рәисе вазыйфаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизнең мөфтиятнең икенче пленумы нәтиҗәләре буенча ясаган белдерүе

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

“Кадерле ир һәм кыз туганнарыбыз!
Соңгы елларда без барыбыз да сезнең белән туган җиребездә Ислам яңарышының шаһитлары һәм шул процессларда турыдан-туры катнашучылар булдык. Демократик үзгәртеп кору елларында республикада 1300дән артык мәчет төзелде, 12 мәдрәсә һәм ике югары ислам  уку йорты ачылды, меңләгән исемдә ислам китаплары чыгарылды. Әлеге вакыт эчендә меңләгән мөселман Изге җирләргә сәфәр кылу мөмкинлеген алды. Бүгенге көндә мөселманнар киң җәелдерелгән ислам инфраструктурасына ия. Безнең һәрберебез башка дин вәкилләре белән тынычлыкта, килешеп яшәвебез белән чын мәгънәсендә горурлана ала.
Соңгы  елларның шушы һәм башка казанышларына таянып, мөселман өммәте алга баруын дәвам итә. Булган мөмкинлекләрне файдаланып, без сезнең белән эшнең бөтенләй яңа сыйфатлы дәрәҗәсенә чыгабыз . Монда без иңне иңгә куеп һәм Изге Коръәннең “Ий мөэминнәр! Барчагыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Аның диненә ябышыгыз! Һәм һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез!”- дигән чакыруына таянып яшәсәк, күп нәрсәгә ирешә алырбыз.
Нинди бурычлар тора соң безнең алдыбызда?
Беренчедән, без халкыбыз тарафыннан берничә йөз ел дәвамында кадерләп сакланган Исламның күп гасырлык традицияләрен сакларга тиешбез. Чит ил миссионерларының туксанынчы еллардагы  эшчәнлеге нәтиҗәләре җирлегендә без бүген дини Ислам мирасын өйрәнү һәм куллануга тагын да аңлы рәвештә килергә тиешбез.
Икенчедән, күп кенә чит ил үзәкләренең милли һәм дини каршылыклар нигезендә Россиядәге хәлне кыздырырга теләүләрен исәпкә алып, көчебезне дини экстремизм һәм ксенофобия рухындагы теләсә нинди чагылышларны булдырмауга юнәлтергә тиеш.
Өченчедән, безгә хәйрия эшчәнлеге өлкәсендә алгарыш ясарга кирәк. Яхшылык эшләүгә юнәлтелгән социаль әһәмиятле проектлар дини берләшмәләрнең көндәлек эшенә әйләнсен иде.
Һәм, ниһаять, без Ислам факторын илебезнең икътисади куәтен ныгытуда активрак кулланырга тиешбез. ТР предприятиеләренең Ислам илләре халыкара базарларына чыгуы һәм туган мөмкинлекләрне
Ватан өчен файдалану уртак, шул исәптән рәсми мөселман структураларының бурычы булырга тиеш.
Безгә кадәргеләрнең  хезмәтләрен ихтирам белән искә алып, мөселман өммәте Ислам һәм күпмилләтле җәмгыятебезнең алга таба үсешен дәвам итәргә тиеш. Һәм һәркайсыбыз бу игелекле эшкә үз өлешен кертә ала.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.