русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

13.01.2011

Илдус хәзрәт Фәиз: “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте гадәти штат режимында эшли”

Госман хәзрәт Исхакый ТҖ МДН рәисе вазифасыннан үз теләге белән китүе хакында хәбәр итте һәм алга таба үз эшчәнлеген Татарстан башкаласында төзелүче “Рәшидә” Коръән хафизлар үзәгендә алып барачагын белдерде.  Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы  Илдус хәзрәт Фәиз, чираттагы Икенче пленум йомгаклары буенча уздырылган матбугат конференциясендә әнә шулар хакында бәян итте. Илдус хәзрәт аңлатканча, Госман хәзрәтнең үз вазифасыннан вакытыннан алда китүенең сәбәбе – аның сәламәтлеге какшавы. ТҖ МДН Уставы буенча 3 айдан дини берләшмәнең Пленумы үтәчәк һәм анда ТҖ МДН рәисе вазифасына кандидатлар күрсәтелә. Аннан соң ТҖ МДН Корылтаенда ТҖ МДН рәисе сайланачак.

“Монда ниндидер криминал эзләү дөрес түгел, пленум алдыннан булган имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Мөфтият алга таба да Устав буенча, дүртенче корылтайда билгеләнгән максат-бурычларны күз алдында тотып эшләячәк. Мөфтиятнең дүртенче корылтайда расланган программасы бар. Алга таба шуларны ахыргача гамәлгә ашыру зарур. Татарстан мәселманнары Диния нәзарәте гадәти штат режимында эшли, - диде И.Фәиз.

Илдус хәзрәт шулай ук бүген узган Пленум йомгакларына тукталып, анда үзләренең еллык эшчәнлекләре хакында ТҖ МДН каршындагы Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батровның һәм “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге Директорлар Советы рәисе Рөстәм Гатауллинның  хисап тотуларын хәбәр итте.

Илдус хәзрәт Фәиз аңлатканча,  мөфтилеккә дәгъва итүче кандидат 4 ел имам-хатыйб вазыйфаларын үтәргә, дини белемле, тәҗрибәле булырга тиеш.

Мөфтинең дәүләт структуралары белән үзара элемтәләр буенча урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб журналистлар белән әңгәмәсендә, “Госман хәзрәт – үтә нәзакатле, дипломатик эшлекле. Һәм ул дини эшчәнлекле сайламаган сүрәттә, тышкы эшләр министры була алыр иде.Ул хәтта гаять четерекле проблемаларны да уңай хәл итте һәм һәр кеше белән уртак тел тапты”, дип белдерде.

Сүз уңаеннан, ТҖ МДН 1332 мәхәлләне берләштерә һәм аларның 1200 нең үз мәчете бар. Шулай ук  7 урта һәм ике югары дини белем бирү йортларының гамәлгә куючысы да –Татарстан Диния нәзарәте.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.