русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

13.01.2011

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый үз постыннан китте

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Икенче Пленумында республика мөфтие Госман хәзрәт Исхакый ТҖ МДН рәисе постыннан үз теләге белән китүе хакында белдерде. Дини берләшмәнең Уставы нигезендә, Диния нәзарәте рәисе вазифаларын ТҖ МДН рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз башкарачак. Нәкъ менә ул алдагы Пленумга әзерлек эшләре беән шөгыльләнәчәк һәа анда Идарә башлыгына кандидатлар тәгаенләнә.

Моннан тыш бүгенге Пленумда ТҖ МДН каршындагы Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров һәм “Идел-Хаҗ” ТХҮ директорлар Советы рәисе Рөстәм Гатауллин узган елгы эшчәнлекләре буенча хисап тоттылар.

Пленум ахырында ТҖ МДН рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз белән матбугат конференциясе үткәрелде.  

Белешмә

Илдус Әхмәт улы Фәизов 1963 елнң 29 нчы гыйнварында ТАССРның Тәтеш районы Олы Тархан авылында туган. 1982-1984 елларда совет армиясе сафларында хезмәт итә. Театр училищесын тәмамлаганнан соң 1989 – 1998 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли. 2000 елны Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый, 1999-2010 елларда ТҖ МДН нең пропаганда бүлеге мөдире вазифаларыв башкара. 2010 елны ТҖ МДН рәисенең Беренче урынбасары булып сайлана.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.