русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

31.12.2010

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Яңа ел белән котлады

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
“Хөрмәтле ватандашлар! 2010 ел инде тарихка кереп бара. Ул минем өчен Президентлык вазифасына керешү елы буларак та истә калды. Татарстан Президенты буларак, республиканы алга таба үстерү һәм халыкның тормышын яхшыртуны төп бурычым дип саныйм.
2010 елда без төп социаль программаларның үтәлешенә ирештек. Хөрмәтле ветераннарыбыз һәм күп кенә гаиләләр Яңа елны яңа фатирларда каршылый. Яңа туган сабыйлар саны арта. Спортчылар, мәдәният-сәнгать әһелләре, сәләтле балаларыбыз уңышлары белән шатландырып килә.
Узып баручы елда икътисади үсеш күзәтелде, хезмәт базарында да хәл яхшырды.
Нефтьчеләребез яхшы нәтиҗәләре белән сөендерде. Узып баручы елда ТАНЕКО комплексының беренче чираты сафка басу нефть химиясе үсешендә яңа чорның башлануын аңлата. Бу федераль үзәк белән республиканың нәтиҗәле, бердәм хәрәкәт үрнәге булып тора. Республикабыз илнең автомобиль төзүче үзәкләренең берсе буларак та статусын эзлекле рәвештә ныгыта бара.
Республикада IT секторы актив формалаша бара. Төзелеш тармагы Бөтендөнья Универсиадасына хәзерлек мәсьәләләрен уңышлы хәл итә. Торак төзелешен дә дәвам иттерәбез. Казанышлар турында сөйләгәндә, тирән социаль-икътисади үзгәрешләргә дә игътибар итәргә кирәк. Сүз беренче чиратта, югары белем дәрәҗәсенә нигезләнгән икътисадның инновацион моделен төзү, яңа технологияләр куллану, дөнья икътисадына интеграцияләнү турында бара.
Укытучы елында республикада мәгарифне үстерү стратегиясе гамәлгә ашырыла башлады. Татарстанда югары технологияле медицина уңышлы гына кулланылышка кертелә. Без мәгарифне, фәнне һәм сәламәтлек саклауны республика үсешенең иң әһәмиятле факторына әйләндерергә тиешбез. Чөнки халыкның яшәү сыйфаты аларга турыдан-туры бәйле.
Хәзер үсеп килүче буынга игътибар көчәя. Балалар һәм яшьләр физик яктан да, рухи яктан да сәламәт булырга тиеш. Бу – киләчәгебезнең нигезе. Балалар һәм яшьләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлеген тәэмин итү дәүләт һәм җәмгыятьнең өстенлекле бурычларының берсе.
Ана телен, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклыйбыз һәм баетабыз. Казан һәрвакыт татарларны берләштерүче үзәк булды һәм шулай булып калачак.
Узып баручы ел олы юбилейлар, истәлекле вакыйгаларга да бай булды: 2010 елда Бөек Җиңүнең 65 еллыгын, ТАССР төзелүнең 90 еллыгын билгеләп үттек. Аларны билгеләп үткәндә ирешелгән рухи күтәрелешне киләчәктә дә сакларга кирәк.
Дәүләт һәм муниципаль идарәнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур игътибар бирәбез. Алар халык мәнфәгатьләре өчен хезмәт итәргә тиеш. Күптән түгел узган муниципаль сайлаулар нәтиҗәсендә, эшләргә сәләтле җирле үзидарә органнары формалашты.
Яңа елда республика ил белән бергә сәяси үсешнең мөһим чорына керә. Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак. Шушы ук елда Президент сайлау кампаниясе старт ала. Татарстанда бу сайлаулар лаеклы узар дигән өметтә калам.
Кадерле дуслар!
Яңа елда безне мөһим эшләр һәм кызыклы вакыйгалар көтә. Барыгызга да уңышлар, гаилә бәхете, иминлек һәм ныклы сәламәтлек телим”, -диелә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның республика халкына мөрәҗәгатендә.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.