русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

31.12.2010

Ислам тарихы һәм мәдәнияты буенча белемнәрен арттырган РИУ укытучыларына таныклыклар, сертификатлар тапшырылды

 Россия Ислам университетының Ислам тарихы һәм мәдәнияты буенча белемнәрен арттырган укытучылары таныклыклар, сертификатларга ия булды. РИУның  квалификация күтәрү курсларын узган  укытучыларына әлеге докумантларны Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының өстәмә һөнәри белем бирү үзәге директоры Алсу Саттарова тапшырды.

Билгеле булганча, курслар Ислам тарихын һәм мәдәниятын тирәнтен белгән белгечләр әзерләү буенча федераль программа кысаларында алып барылды. Укулар Россия Ислам университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты тарафыннан оештырылды.

Курслар вакытында лекцияләр, семинарлар, контроль чаралар, фәнни семинар булды. Көн тәртибенә “Татарлар һәм аларның дини мирасы”, “Мөселман хокукы: теория һәм практика мәсьәләләре”, “Ислам хокукы: дини һәм юридик нигезләрнең нисбәте, чыганаклар, принциплары, хәзерге дөньядагы роле”, “Корьән белеме һәм тәфсир”, “Гарәп филологиясенә кереш”, “Гарәп теле буенча тел белемнәрен һәм күнекмәләрне формалаштыру методикасы” кебек мәсьәләләр чыгарылды.

Укуларны РИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, Югары икътисад мәктәбе профессоры, юридик фәннәр докторы Леонид Сюкияйнен, МДУның гарәп филологиясе кафедрасы мөдире, профессор Дмитрий Фролов, ТР Фәннәр академиясе Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Искәндәр Измайлов, РИУның Шәригать фәннәре факультеты деканы, тарих фәннәре кандидаты Абдулла Әдгамов һәм башкалар алып барды.

Курслар агымдагы елның 13 октябреннән 29 ноябренә кадәр узды.

Сүз уңаеннан  югары уку йортлары укытучылары, ким дигәндә, биш елга бер тапкыр мондый курсларда укырга һәм һөнәри осталыгын арттырырга тиеш.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.