русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Татарстан Президенты белдергәнчә, республика ислам дөньясы белән элемтәләрне ныгыта

23.12.2010

Татарстанның ислам дөньясы белән уңай мөнәсәбәтләре барлыкка килде, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең төрле ММЧ чараларында эшләүче ватандаш журналистлар белән Мәскәүдә узган очрашуда.

Чара ТРның Россия Федерациясендәге Даими вәкиллегендә үтте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән Ислам дөньясы илләре арасында элемтәләрне ныгытуда иң беренче чиратта Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең өлеше зур.

Президент ассызыклаганча, бүген Татарстан, барыннан да бигрәк гарәп-ислам дөньясы белән икътисадый элемтәләрне ныгытырга, шулай ук ислам финансын үстерергә омтыла. Бу мәсьәләләр аерым алганда Татарстан башлыгының Малайзиягә визиты вакытында да күтәрелгән.

Бер журналистның Мәскәүдә мәчетләр җитешмәүгә бәйле соравына җавап биреп, Рөстәм Миңнаханов бу проблеманы уңай хәл итүдә ярдәм итәчәген ышандырды.

“Мин Мәскәүдә мәчет төзелешенә төрлечә ярдәм итәргә тырышачакмын”, - диде республика башлыгы.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.