русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

28.12.2010

ТР Президенты Аппаратында ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе оештырылды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләрне камилләштерү, конфессияара татулыкны ныгыту һәм республика территориясендә дини экстремизмның таралуын кисәтү максатыннан, ТР Президенты Аппараты структурасында ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсен оештыру турындагы Указга кул куйды.
Шуңа бәйле рәвештә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе бетерелде. Моңарчы ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаментының Азия һәм Африка илләре секторы мөдире булып эшләгән Гатин Марат Илшат улы ТР Президентының Дини берләшмәләр белән
үзара хезмәттәшлек  идарәсе башлыгы итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.