русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

30.12.2010

Россия предприятиеләре хәләл базар өстенлекләрен теләп үзләштерә

Россиянең тагын өч предприятиесе ТҖ МДН нең “Хәләл” стандарты буенча Комитетының хәләл продукция җитештерүгә рөхсәт бирүче таныклыгын алды. Алар  - Россиянең Тула, Самара өлкәләре һәм Марий Эл республикасы.

“Хәләл” стандарты комитеты вәкилләре билгеләп үткәнчә, хәзер күп кенә Россия предприятиеләре хәләл продукция җитештерү белән кызыксына.

Комитет экспертлары һәм “Тест-Татарстан” оешмасы мюсли җитештерүче «Эмко Тула» (Тула өлкәсе), тавык ите җитештерү белән шөгыльләнүче “Акашева тавык фабрикасы”(Марий Эл), тәмләткечләр, гәрчич, яшелчә пасталары, соуслар чыгаручы “Ташлы” ширкәтләрендә(Самара өлкәсе) тикшерү уздырган.
 

Тикшерүләр тәмамлануга, әлеге предприятиеләр хәләл продукцияне җитештерә башлады инде. Аларны тиздән сәүдә нокталарында, шул исәптән Татарстан кибетләрендә дә күрергә мөмкин булачак.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.