русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

30.12.2010

Казанда танылган мәдрәсә җирлегендә мөселман комплексы барлыкка киләчәк

Тиздән башкалада “Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел “ исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе урнашкан “Ал мәчет” җирлегендә мөселман комплексы сафка басачак.

28 декабрьдә әлеге мәдрәсәнең ректоры,  ТҖ МДН Үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хщзрщт Җиһаншин “Ал мәчет” комплексын тантаналы төстш тәкъдим итте.

Проект мәдрәсәне, сыйныф бүлмәләрен, китапханә, аерым гыйбадәт бүлмәләрен, кибетне, хәләл кафены остаханәләр һәм административ биналарны үз эченә ала.Болар барысы да милли төсмергә ия булачак һәм аларны үзара галерея тоташтырачак. Проект шәрык традицияләренә таянып башкарылган – мәчет һәм мәдрәсә бер ябык ишегалдында урнашкан.

Тәкъдим итү тантанасында ТҖ МДН рәисе, мөфти  Госман хәзрәт Исхакый, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, ТҖ МДН каршындагы “Хәләл” комитеты җитәкчесе Илнур Гайнуллин һәм бизнес вәкилләре  катнашты.

Проектны “Ивар” республика архитектурасын торгызу институты эшләгән.
 

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.