русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

30.12.2010

ТҖ МДН нең “Хәләл” буенча стандарты комитеты үзенең вәкиллекләрен киңәйтә

Үткән атнада ТҖ МДН нең “Хәләл” буенча стандарты комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Садыйков һәм “Тест-Татарстан” республика сертификатлаштыру методик үзәгенең Хәләл системасы җитәкчесе Любовь Артамонова Ростов өлкәсенә сәфәр кылдылар.

Әлеге сәфәрнең максаты – Ростов өлкәсенең гомумроссия “Хәләл” системасында эшләү өчен Көньяк сертификация һәм сынау үзәге экспертын аккредитацияләү һәм Сыйфат сертификаты бирү иде.

Динар Садыйков хәбәр иткәнчә, мондый процедура бу өлкәдә эшләргә һәм илнең хәләл индустриясен үстерергә теләүче бөтен Россия төбәкләре белән үткәрелә.

Хәләл продукция җитештерү белән кызыксынган предприятиеләрне контрольдә тоту өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты кирәкле документларны Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл мәсьәләләре комитетына тапшырды.

Экспертларны аккредитацияләүдән тыш, шулай ук Ростов өлкәсенең хәләл продукция белән шөгыльләнүче предприятиеләре – күркә ите җитештерү буенча махсуслашкан  җаваплылыгы чикләнгән “Евродон” җәмгыяте, ит һәм казылык җитештерүче «Тавр-Зимовники» ширкате һәм җаваплылыгы чикләнгән “Арома-Дон” җәмгыяте дә сертификация үтте.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.