русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

ТҖ МДН нең чираттагы Пленумы 13 нче гыйнварда узачак

28.12.2010

13 нче гыйнварда Татарстан мөфтие резиденциясендә (Лобачевский урамы, 6/27 йорт) Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Икенче пленумы үткәрелә. Чарага республиканың 60 лап мөселман дине эшлеклеләре – ТҖ МДН Президиумы әгъзалары, имам-хатыйблар, казыйлар, Татарстан Голәмәләр Шурасы вәкилләре, мөселман уку йортлары ректорлары җыелыр дип көтелә.

Көн тәртибендә - ТҖ МДН нең 2010 елдагы эшчәнлеге турында Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның еллык хисабы. Пленумда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән ТР Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән мөнәсәбәтләр буенча Идарә башлыгы Марат Гатин чыгыш ясаячак. Шулай ук Татарстан Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батровның да чыгышы көтелә.

Моннан тыш дини белем бирү һәм нәшрият эшчәнлеге турындагы сораулар буенча да фикер алышулар булачак.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.