русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

22.12.2010

Казан имамнарына “Вәгазь эшчәнлеге алып баруга таныклык” тапшырылды

22 декабрьдә башкаланың 41 имамына  “Вәгазь эшчәнлеге алып баруга таныклык” – Шәһадәтнамә тапшырдылар.

Имамнар алдында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәез , Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов һәм Казан шәһәре имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов чыгыш ясады. Чараны Мәрҗәни мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды.

Илдус хәзрәт үзенең чыгышында мәчетләрнең ТҖ МДН уставына таянып эшләүләре мәсьәләләренә тукталды һәм тагын бер кат хәнәфи мәзхәбенең мөһимлегенә игътибарны юнәлдерде.

Ирек Арсланов исә башкалада уздырылган смотр – конкурста актив катнашып танылу алган мәчетләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Соңыннан  Казан шәһәре имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин имамнарга үзенең теләк-нәсыйхәтләрен җиткерде. Сүз уңаеннан, бүген Мансур хәзрәт үзенең әлеге мәчеттә эшли башлавына 25 ел тулуны да билгеләп үтте. Имам-хатыйп мондый җыеннарны ел саен уздыру тәкъдиме белән чыкты, башкалада актив эшләүче мәчетләргә һәм хәйриячеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.