русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Кабарда-Балкар мөфтие Әнәс Пшихачев үтерелү сәбәпле ТҖ МДН мөрәҗәгате

15.12.2010

Кабарда-Балкар мөфтие Әнәс Пшихачевның вәхшиләрчә үтерелүе хәбәре ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтен нык тетрәндерде.

Әнәс Пшихачев үз республикасы һәм Россия мөселманнарының традацион рухи кыйммәтләрен саклауга бар көчен керткән, Ислам тәгълиматы үсешенә зур хезмәт куйган дини лидер буларак мәгълүм.

Татарстан мөселманнары мөфтинең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм тикшерү органнарының мөфтине вәхшиләрчә үтергән җинаятьчеләрне тиз арада кулга алып, катгый закон нигезендз хөкеи ителүләренә ышана.

Россия Президенты Дмитрий Медведев та Кабарда-Балкар мөфтие Әнәс Пшихачевның үтерелүе сәбәпле, мөфтинең гаиләсе һәм республиканың мөселман җәмәгатьчелеге кайгысын уртаклашты.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.