русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

14.12.2010

Татарстан казыйлары белем эсти

Казанның “Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел” исемендәге югары мөселман мәдрәсәсендә төбәк казыйлары өчен семинар уза. Өч көн дәвамында алар  үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак, белемнәрен арттырачак. Казыйларга Ислам хокукы (фикх) һәм башка мөселман фәннәре буенча укытучылар белем бирәчәк.

Татарстанда хәзерге вакытта 6 казыят эшли. Алар үз төбәкләрендә Исламны дөрес итеп аңлату эшенә, мөселман әхлагы нормаларын үтәүгә күзәтчелек итә, шулай ук район мөхтәсибәтләре эшчәнлеген контрольдә тота.

Татарстан Республикасының Баш казые булып Җәлил хәзрәт Фазлыев тора.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.