русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

13.12.2010

Татарстан Голәмәләр Шурасы утырышында 2010 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясадылар

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте киңәшмәләр залында Рөстәм хәзрәт Батров рәислегендә Татарстан Голәмәләр Шурасының еллык утырышы узды. Анда 2010 елда алып барылган эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Утырыш эшендә Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаков катнашты.

Утырышта берничә норматив документ кабул ителде, ТР ДН каршындагы “Хәләл” стандартының кайбер төр эчемлекләр, ашамлыклар һәм катнашмаларның хәллеге буенча сорауларына дин галимнәренең җаваплары әзерләнде., шулай ук быел уздырылган утырыш эшенә нәтиҗәләр ясалды.

Госман хәзрәт Исхакый Голәмәләр Шурасы әгъзалары алдында чыгыш ясап, аларның эшчәнлегенә бәя бирде һәм алга таба да Татарстандагы мөселман дөньясындагы вакыйга һәм хәлләргә актив рәвештә җавап бирүләрен сорады, шулай ук республиканың башка эре шәһәрләре өчен гыйбәдәт кылу вакытлары мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәклеген ассызыклады.

Татарстан Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм Батров билгеләп үткәнчә, быел әлеге Шураның сайты(виртуаль кабул итү бүлмәсе) булдырылган, алты норматив документ кабул ителгән, мәгълүмати материаллар, сигез аерым төрдәге вәгазьләр һәм төрле эчтәлектәге  сорауларга җаваплар әзерләнгән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.