русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Татарстан мөфтие Россия мөфтиләр Шурасының гомуми җыены утырышында катнаша

13.12.2010

14 декабрьда көндезге 10.00 сәгатьтә Россия мөфтиләр Шурасы резиденциясендә, әлеге дини берләшмәнең гомум җыены утырышы башлана. Аның көн тәртибенә РМШның Эксперт советын булдыру мәсьәләсе кертелгән. Мөфтиләр шулай ук Мәскәү һәм РФ башка төбәк-өлкәләрендә мәчетләр төзүгә каршылыклар һәм 2011 елның маенда Мәскәүдә Беренче Ауропа мөселманнары форумын үткәрүгә әзерлек турында сөйләшәчәкләр.

Утырышта Татарстаннан Россия мөфтиләр Шурасы рәистәше, ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый, РМШ әгъзасы, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм РИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшин катнаша.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.