русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

13.12.2010

“Идел-Хаҗ” хаҗилары Россиягә тулы составта әйләнеп кайттылар

 “Идел-Хаҗ” ТХҮ аша изге җирләргә сәфәргә киткән хаҗиларның соңгы төркеме 12 декабрьдә “Казан” Халыкара аэропортына әйләнеп кайтты. Рафис Гыйбадуллин җитәкчелегендәге 49 хаҗи Хаҗ сәфәрендә айдан артык булды. Алар белән шулай ук “Идел-Хаҗ” белгечләре дә кайтты. Логистика һәм  медицина ярдәме күрсәтү бүлекләре җитәкчеләре Хәйдәр Камалетдинов һәм Шамил Галиев та хаҗиларның соңгы төркеме белән бергә булдылар.

Исегезгә төшерәбез, хаҗ сәфәре кылырга быел Татарстанга 2000 кешегә квота бирелгән иде. Һәм ул тулысынча үзләштерелде. 2010 Хаҗында яхшы яшәү шартлары һәм туклануны эченә алган “Хаҗ Кол Шәриф плюс” туры популяр саналды. Ә менә “Хаҗ Кол Шәриф Эконом” самолет программасына сорау аеруча зур булды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.