русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

03.12.2010

Индонезия делегациясе – Татарстан Диния нәзарәтендә кунакта булды

Бүген Индонезиянең Дин эшләре буенча министрлыгы генераль сәркатибе Бәхрул Хәят җитәкчелегендәге делегация Татарстан мөфтие резиденциясендә булды. Аларны мөфтинең дини мәсьәләләр буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм ТҖ  ДН нең Үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кабул итте.

Очрашу барышында Сөләйман хәзрәт кунакларга Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеге, советлар заманыннан соң республикада ислам диненең үсеше тарихы турында сөйләде.

Ул шулай  ук, индонезиялеләрнең дә, татарлар кебек, исламны гарәп илләреннән килгән сәүдәгәрләр ярдәме белән кабул иткәннәрен ассызыклап узды.

Бәхрул Хәят үзләрен Татарстанда җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Үзләренең визиты максатын ике мөселман иле арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу, вакыф милке белән идарә итү, хаҗны оештыру, зәкят җыюда тәҗрибә уртаклашу белән аңлатты.

Кунаклар шулай ук  мөселман дини белем бирү өлкәсендә дә хезмәттәшлек итүгә зур кызыксынуларын белдерделәр. Б.Хәятнең әйтүенчә, Индонезиянең Маланг каласында Россиядән 10 кеше белем ала, шуларның икесе Казандагы Россия Ислам университетыннан җибәрелгән студентлар.

Очрашу ахырында кунаклар татарстанлыларга үзләренең бүләкләрен тапшырды. Сөләйман хәзрәт исә Индонезиянең Дин эшләре буенча министрлыгы генераль сәркатибе Бәхрул Хәяткә Татарстанда ислам үсеше турында гарәп һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән китапны бүләк итте.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.