русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

04.12.2010

Рөстәм Миңнеханов ислам банкингының ТР проектларын финаслауда катнашуы буенча фикерләште

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига эшлекле визитында очрашулар алып барды.
Искәртеп үтәбез, Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида ике көнлек эшлекле визитта иде.

Шулай итеп, Татарстан Президенты “Аль Хиляль” банкы идарәсе рәисе Мөхәммәт Җәмил Берро, шулай ук Абу-Даби (ADIB) Ислам банкы президенты Тирад Мәхмүт белән республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барды.

Моннан тыш, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов белдерүенчә, Рөстәм Миңнеханов ислам даирәсе финанславы өлкәсендәге әйдәп баручы экспертларның берсе доктор Хөсәен Хәмит Хәсән белән Россия һәм аның төбәкләрендә ислам бланкингы үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Дубай Ислам банкының «Dar AI Sharia Legal & Financial Consultancy LLC» консалтинг компаниясенең директоры Хөсәен Хәмит Хәсән 24 ноябрьдә Татарстан башкаласы Казанда булды, ТР Премьер-министры белән очрашты. Очрашуда Татарстан икътисадында ислам даирәсе финанславы катнашуы уңаеннан фикер алыштылар.

Кичә Рөстәм Миңнеханов доктор Хөсәен Хәмит Хәсән белән очрашуда тагын бер тапкыр Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны финанслауда ислам банкингы катнашуы темасына тукталды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.