русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

06.12.2010

Татарстан мөфтиенең Һиҗри буенча 1432 яңа ел белән котлавы

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Без сезнең белән Һиҗри буенча яңа 1432 елга аяк басабыз. Менә инде кешеләр 14 гасыр дәвамында, тарихның нинди генә чорларына карамастан, Аллаһы Тәгалә алдында баш ияләр һәм үзләренең догалары белән аны олугълыйлар. Төгәл 14 гасыр элек Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйхи вәссәлам хиҗрәт кыла – үзенең сәхабәләре белән Мәккәдән Мәдинәгә күчә. Нәкъ менә шушы вакыйга мөселманнарның ай календаренда ел исәбен санауга нигез итеп алына.

Мөселман өчен Яңа ел – ул, иң беренче чиратта, китап-хисап кылу, үткән елны искә алып нәтиҗәләр ясау, җибәргән хаталарыбызга тәүбә итү, Аллаһы Тәгаләнең гафу итүен-ярлыкавын сорау. Шуңа да Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләдән безгә карата рәхим-шәфкатьле булуын, кылган гөнахларыбыз өчен җәза бирмәвен сорыйм.  Һәрбер мөселманга мөрәҗәгать итәм: кемнең дә булса хәтерен калдыргансыгыз икән, аны гафу итегез, үзегезгә бирелгән гомернең кадерен белегез һәм онытмагыз, без бу фани дөньяда бары тик кунак кына.

Бөек Аллаһы Тәгаләдән барлык гаиләләргә дә бәхет-сәламәтлек, уңышлар, тынычлык һәм уңышлар бүләк итүен сорыйм, илебезнең чәчәк атуын телим. Амин.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.