русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

01.12.2010

ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның Нурлат районында булган аянычлы хәлгә бәйле рәвештә, республика мөселманнарына мөрә&

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

 

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

 

Нурлат районында булган вакыйгалар безгә, барыбызга да уйланырга бер этәргеч булды.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән безгә дин иреге бирелде һәм совет чорында җимерелгән мәчетләребез, ябылган мәдрәсәләребезнең күбесе кире кайтарылды һәм яңа мәчетләр төзелде. Мәчетсез авылларыбыз да бик сирәк калып бара. Бу Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән олы нигъмәте һәм моның кадерен, совет чорында яшәгән һәм дин тотарга тырышкан кардәшләребез белә. Ә вөҗдан иреге бирелгән вакытта, динне тота башлаганнар, моның кадерен белеп бетермиләр.

Шуңа күрә мин йөрәгендә иманы булган һәрбер кешегә мөрәҗәгать итәм. Аллаһ Раббыбыз безгә биргән нигъмәтне саклыйк. Аллаһы Тәгалә әйтә:

“Шөкер итсәгез, арттырып бирермен” (Ибраһим сүрәсе, 7 аять)

Кайбер сәяси көчләр безнең тынычлыгыбызны теләми һәм арабызны бутарга һәм фетнә салырга тырыша. Һәм бу эшне алар кайбер надан яки фикерендә ялгышкан мөселманнарның куллары белән башкара.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Без мондый коткыларга бирелергә тиеш түгелбез. Чөнки аларның гамәлләре мөселман өммәтенә зыяннан башка нәрсә китерми.

Без Рәсәй илендә яшибез, безнең бабаларыбыз да шунда яшәгән һәм үзләренең диннәрен тотып килгән. Бу җирлектә безнең бай тарихыбыз, шанлы да, данлы да үткәнебез бар, ә Татарстан безнең Ватаныбыз. Бабаларыбыз ничек динне тотып килгән булсалар, без дә шулай гыйбадәт кылып, киләсе буыннарга динебезне тапшырырга тиешлебез.

Аллаһ Раббыбыз безнең Ватаныбызга һәм башка җирләргә дә Үзенең иминлеген биреп адашулардан, явыз фетнәләрдән Үзе сакласа иде.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.