русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

01.12.2010

РИУ студентлары волейбол буенча Казан мөселман яшьләре арасында үткәрелгән ярышта җиңеп чыкты

Казанның Идел буе районындагы 136 нчы мәктәбендә мөселман яшьләре арасында баскетбол буенча шәһәр беренчелегенә ярышлар тәмамланды. Татарстан мөселманнары  Диния нәзарәте оештырган бу чарада ислам уку йортлары шәкертләре һәм мәчетләрдәге мәхәллә халкы катнашты.

Бу бәйгедә катнашкан 8 коллектив арасыннан Казандагы Россия Ислам университеты җыелма командасы-беренче, Казан Ислам көллияте-икенче, Ислам динен кабул ителүнең  1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә шәкертләре өченче урынны алды.

Җиңүчеләр Күчмәк кубок һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.  Күчмәк кубок кабат  РИУ да,  узган елны да алар университет шәкертләре чемпион булган иде.

Мөселман яшьләре дә тиздән үтәчәк шәһәр спартакиадасында лаеклы чыгыш ясар өчен әзерләнә. Бу уңайдан, алар стритбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм волейбол ярышларында  катнашачак.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.