русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

29.11.2010

“Иман” ислам мәдәнияты мәркәзе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә

Бүген Казанда “Иман” ислам мәдәнияты мәркәзенә егерме ел тулуга багышланган чаралар уза. 1990 елның 29 ноябрендә үзенең беренче җыелышын үткәргән үзәк мөселманнарның Россиядә рәсми рәвештә теркәлгән беренче иҗтимагый оешмасы булып тора.

Башкаланың Мәрҗани исемендәге мәчетендә юбилейны билгеләп үтү кысаларында бүген “Татарстанда Ислам: ике гасырга сузылган яңарыш” дип аталган фәнни-гамәли конференция уза. Анда ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Ренат Вәлиуллин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина, Татарстан мөфтие урынбасары, “Иман” мәркәзе җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Конференция Изге Коръән сурәләрен укып, ачып җибәргәннән соң, Вәлиулла хәзрәт Якупов “Иман” мәркәзе эшчәнлеге белән таныштырды. Егерме ел эчендә әлеге үзәк төрле юнәлешләр буенча эшчәнлекне җәелдергән: китап чыгарудан башлап интернет сайтларга кадәр эшләгән. Шушы вакыт эчендә мең исемдә китап чыккан, шуның 550се укучыларга татар телендә барып ирешкән. “Иман” нәшрияты шулай ук газета-журналлар, календарьлар дөнья күргән.

“Иман” мәркәзе Казанда беренчеләрдән булып Коръән укучылар арасында ярышлар уздыра башлавы белән дә билгеле. Аның фәнни, мәдәни һәм хәйрия эшчәнлеге күпләргә таныш. Быел исә мәркәз Интернетта теле-радиотрансляцияләр проектын гамәлгә ашыра башлады. www.musulman.su адресы буенча татар телендә сайт ачылды.
Ренат Вәлиуллин, “Иман” нәшриятының һәм Вәлиулла хәзрәт Якуповның эшчәнлеген югары бәяләп, дәүләтнең аларны ярдәменнән ташламавын билгеләп үтте. “Иман” күп китаплар нәшер итеп, социаль яктан әһәмиятле эш башкара”, - диде ул, алар чыгарган китапларга ихтыяҗ барлыгын әйтеп.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәизов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта мөселманнарның, нәшриятларның да саны арта. Шуңа күрә “Иман” нәшриятының үз китапларын тагын да яхшырак итеп чыгаруы сорала.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина белдергәнчә, “Иман” нәшрияты чыгарган газетажурналларның республика матбугат дөньясында үз урынын тапкан. “Мәгълүмат дөньясында гадел һәм үткен каләм ияләре булыгыз”, - диде ул “Иман” мәркәзе хезмәткәрләренә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, “Иман”лыларның башкарган хезмәтләренә теләктәшлек белдереп, Казан мэры Илсур Метшинның – “Рәхмәт хаты”н һәм Башкарма комитет башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошинның Мактау грамотасын тапшырды.

Конференция кысаларында “Иман” мәркәзе: 20 ел өммәт хезмәтендә” дигән китап та тәкъдим ителде.

                                                                                    (Татар-информ)

 

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.