русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

26.11.2010

Аяз Мингалиев: “2010 ел Хаҗы” тыныч үтте

“Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге хаҗиларының туган якларына әйләнеп кайтулары дәвам итә. Казан, Мәскәү, Екатеринбург һәм Уфа аэропортлары Мәдинә һәм Җиддә каласыннан кайтучы 407 хаҗины каршы алды инде. ТР мөфтиенең Хаҗ һәм Гомрә буенча урынбасары, “Идел-Хаҗ” ТХҮ генераль директоры Аяз хәзрәт Мингалиев хәбәр иткәнчә, быелгы хаҗ тыныч үткән. Үткән сезон белән чагыштырганда, бу юлы хаҗиларның саны артуы күзәтелә. Согуд Гәрабстанында товар һәм хезмәт күрсәтүләрнең дә бәяләре күтәрелгән. Шундый шартларда да “Идел-Хаҗ” хаҗилар алдында биргән вәгъдәләрен тулысынча үти алды. Барлык программалар да уңышлы гамәлгә ашырыла. Быелгы хаҗның үзенчәлеге шунда ки, Россия буенча иң уңайлы булган “Кол Шәриф эконом” самолет программасы булдырылды.

Согуд Гәрабастаны ягы да Россия хаҗ-миссиясенә биргән барлык вәгъдәләрен  үтәгән, аерым алганда, безнең ил хаҗилары өчен Мөздәлифә үзәнлегендә урыннар киңәйтелә, Россия хаҗ-миссиясе өчен автомашиналарга махсус пропусклар бирелә, ә бу исә палаткалар, башка кирәк-яраклар алу өчен эшче төркемгә тиешле урыннарга тизрәк барып җитү уңайлыгын тудыра. Россиянең барлык хаҗилары да Минаның тарихи чикләре эчендә яшәделәр һәм “тараддурия” махсус маршруты буенча хәрәкәт иттеләр, шул исәптән Россия хаҗ тарихында беренче тапкыр катнаш турны сайлаучылар да. Безнең илнең хаҗ-миссиясе оешкан төстә һәм бердәм булып эшләде. Шулай да Минада палаткалардагы урыннар саны җитмәү проблема булып кала бирә. Бер хаҗига 1 квадрат метр мәйдан, ягъни 50 см. киңлектәге, 2 метр озынлыктагы урын. Троператорлар бу четерекле мәсьәләне төрлечә чишәргә тырышты, кайберләре  кырдагы башка офислардан өстәмә урыннар юнәтте. Минаның тарихи чикләре эчендә урыннар чикле булу сәбәпле, әлеге проблема һаман да актуаль булып кала бирә. Киләчәктә бу сорау Россия хаҗ-делегациясенең  Согуд Гәрабстаны ягы белән очрашуда күтәреләчәк.

Хаҗ йолаларын башкарган вакытта күпчелек автотранспорт шәһәргә кертелмәүгә карамастан, Мәккәдә бөкеләр Мәскәүнекеннән дә катлаулырак. Транспорттан чыккан газ экология һәм кешеләр сәламәтлеге өчен дә нык зыянлы. Андагы җирле хакимият бу проблема буенча да күптәннән уйлана һәм хәзер изге җирдә тимер юл салу эше башланган. Гәрәфә тавы белән Мина тавы арасында метроның беренче тармагы файдалануга тапшырылган инде. Әлеге төр транспорт чарасыннан Фарсы култыгы илләреннән  килгән хаҗилар файдалана алды.

“Идел-Хаҗ” хаҗиларының күпләп яшәгән урыннарында медкабинетлар эшләде. ТР Хөкүмәте ярдәме белән биредә хаҗиларга тәҗрибәле  7 табиб хезмәт күрсәтте. Эш оешкан төстә алып барылды, табиблар хаҗиларны тәүлек буе кабул иттеләр, “Идел-Хаҗ” хаҗилары яшәгән кунакханәләр һәм биналарда көндәлек патронаж алып барылды. Узган еллардагы кебек Татарстан хаҗиларына Абдрахман Бахша исемендәге шәхси клиника хезмәт күрсәткән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.