русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

25.11.2010

Татарстанның бай тарихлы мөселман оешмасы 20 еллыгын билгеләп уза

29 ноябрьдә  бай тарихлы мөселман оешмасы - “Иман” ислам мәдәнияты үзәге үзенең  20 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясый. Казанда шушы бәйрәм кысаларында фәнни-гамәли конференция дә үткәрелә.
“Иман” ислам мәдәнияты мәркәзе  Татарстанда күптәннән эшләп килүче оешма һәм ислам инфраструктурасын булдыру буенча күп кенэ программаларны гамәлгә ашыра. Ул Татарстанда беренчеләрдән булып  махсус мөселман нәшриятын оештырды һәм шушы дәвердә 1000 нән артык исемдәге китап чыгарды.  Оешма беренчеләрдән  булып дини гаммәви мәгълүмат чараларын нәшер итә башлады, алар арасында «Иман», “Вера”, «Мөслимә» газеталары, «Мөселман дөньясы», «Иман нуры» журналлары бар. “Быел “Иман” үзәге интернетта мөселман телевидениесе һәм радиосы эшчәнлеген башлап җибәрде. Тулаем алганда безнең оешма 10 лап интернет-чыганак белән элемтәдә тора, алар белән даими эшли” – дип белдерә әлеге үзәккә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб.
Конференция “Мәрҗәни” мәчетендә 10.00 сәгатьтә башлана.  

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.