русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә Корбан бәйрәменә багышланган чара үтә

25.11.2010

ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты, Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә һәм “ТР Мөслимәләре берлеге” Корбан бәйрәменә багышланган чара уздыра.

26 ноябрьдә оештырылачак чара кысаларында,  Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә хәйрия ашы уздырылар. Оештыручылар биредә балалар өчен викториналар, төрле кызыклы конкурслар да үткәрергә ниятли. “ Әлеге чарага без күп балалы, аз тәэмин ителешле һәм тулы булмаган гаиләләрдәге үсмерләрне чакырыбыз” – дип белдерде Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина. Ул ассызыклаганча, мондый очрашулар балаларны милләтебездәге гореф-гадәтләр, мөселман йолалары традицияләре һәм мәдәнияты белән таныштыру, Корбан бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрү максаты белән үткәрелә.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.