русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Мәккәдә Татарстан хаҗилары өчен тантаналы кичке аш оештырдылар

22.11.2010

Хаҗның барлык гамәл-йолалары үтәлгәннән соң, “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге, хаҗ-миссиясе һәм төркем җитәкчеләре хаҗилар өчен корбан итеннән әзерләнгән бәйрәм ашы үткәрде. Үзәкнең төбәкара үсеш бүлеге җитәкчесе Гали Хәсәнов хәбәр иткәнчә, аштан соң Ислам сораулары буенча викторина да оештырыла. Бәйрәмгә бүләкләрне исә Ар-Рияд университетында укучы Татарстан студентлары әзерләгән. Викторинада актив катнашканнар Коръән, төрле дини китаплар, тәм-томнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Сүз уңаеннан, Согуд Гәрабстаны Корольлегендә Хаҗ вакытында хаҗиларны хаҗ ите белән сыйлау гадәте юк. “Идел-Хаҗ”исә мондый чараны беренче тапкыр уздырды.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.