русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

22.11.2010

Россиядә беренче хәләл индустриясе проекты эшли башлый

19 ноябрьдә Татарстанда Хәләл индустриясе өлкәсендәге эшкуарлар өчен “Балтач” дип аталган проект эшли башлады.

Россиядә моңарчы күрелмәгән проект шәхси һәм фермер хуҗалыклары җитештергән продукцияне эшкәртү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен шартлар тудырачак. Бу үз чиратында яңа эш урыннары булдыруга, бюджет керемнәре артуга китерәчәк.

Хәләл индустрия паркы ачылышы вакытында “хәләл” стандарты буенча ит ризыклары әзерли торган “Балтач ит продуктлары” оешмасы эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек булды.

Индустрия паркы әзер продукцияне урнаштыру, барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр бирү, предприятиеләргә транспорт, юридик хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнергә әзер.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.