русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Татарстан хаҗилары башкала аэропортына 24 ноябрьдә кайтып төшәрләр дип көтелә

19.11.2010

19 ноябрьдә тәшрикнең соңгы көнендә хаҗилар Мина үзәнлегеннән Изге Мәккәгә кайталар һәм соңгы тапкыр тәваф кылар өчен Әль-Хәрам мәчетенә киләләр. Шул рәвешле алар Мәккәдән китәр алдыннан хаҗның соңгы йоласы – Тәваф кылалар һәм Аллаһ Йорты белән саубуллашалар. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в әйткәнчә, Аллаһ Йорты белән саубуллашмыйча беркем дә Мәккәдән китмәскә тиеш.

Татарстан хаҗилары 24 ноябрьдә җирле вакыт белән 17.40 минутта башкала аэропортына кайтып төшәрләр дип көтелә. Алар Сөләйман хәзрәт Зарипов җитәкчелегендә “Сөембикә” программасы буенча хаҗ кылдылар.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.