русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

15.11.2010

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Кемнең Корбан бәйрәме көнендә тотылмаган 10 мең сум акчасы бар, ул кеше корбан чалырга тиеш”

«Әгәр дә кешенең мөмкинлеге юк икән, аңа корбан чалырга кирәкми. Бу хәлле тормышлы кешеләрнең уртача малы, байлыгы булган кешеләргә генә мәҗбүри. Әгәр дә кешенең бу көнгә кадәр тотылмаган 10 мең сум акчасы бар һәм ул аңа мохтаҗ түгел икән, ул чакта аның өстендә корбан чалу бурычы тора», — дип белдерде Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Әлеге сумма пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) куйганнардан чыгып исәпләнә.Ул595 грамм көмеш авырлыгы бәясеннән.

Иртәгә бөтен мөселман дөньясы иң төп бәйрәмнәрнең берсен — Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Мөселманнар өчен өч көнгә сузылган бәйрәм көннәрендә — 16, 17 яки 18 ноябрьдә корбаннар чалына.

 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.