русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Реклама
если вы нуждаетесь в лечении наркозависимости заходите в наш центр и вас проконсультируют

Яңалыклар

16.11.2010

КОРБАН БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Сезне изге Корбан бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйм!

Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләрдә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә багышлап дога кыла. Коръән Кәримдәге миһербанлык һәм шәфкать турындагы гыйбарәләрнең мәгънәсе тагын да көчәя. Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә.

Татарстан мөселманнары республикадагы барлык традицион конфессия вәкилләре белән күп гасырлар буе дус-тату яшиләр, моның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертәләр. Ислам диненең иң күркәм традицияләрен саклап, әһәмиятле социаль программаларны һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә якыннан катнашып, республикабыз мөселманнары җәмгыятьнең рухи яңарышы процессында киләчәктә дә актив роль уйнар дип ышанам.

Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга - бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, газиз Татарстаныбызга хезмәт итәр өчен көч-куәт һәм илһам бирсен, кылган догаларыбыз кабул булсын!

Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм муллык телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.