русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

14.11.2010

Татарстанда Корбан бәйрәме алдыннан дүрт мәчет ачылды

Татарстанда Спас, Әлки, Саба һәм Мамадыш районнарында  яңа мәчетләрдән тәүге азан яңгырады.

Спас районының Измәр авылындагы мәчет хәйриячеләр ярдәме белән төзелгән. Моңарчы бу авылда мәчет булмаган. Мәчет ачылышында Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс, ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, муниципаль район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
Рамил хәзрәт районның бөтен имамнарына Татарстан мөфтие тарафыннан имзаланган
“Вәгазь эшчәнлеге алып баруга таныклыклар тапшырды.

Әлки районының Урта Әлки авылында ике катлы мәчет сафка басты. Тантанада ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, мөфтиятнең “Хәләл” стандарты комитеты башлыгы Илнур Гайнуллин катнашты. Ильяс хәзрәт Җиһаншин районның бөтен имамнарына Татарстан мөфтие тарафыннан имзаланган таныклыклар тапшырды.

Шулай ук олугъ бәйрәм алдыннан Саба районының Курсабаш авылында һәм  Мамадыш районының Баскан авылында да яңа иман йортлары тәүге тапкыр үз ишекләрен ачты.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.