русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

15.11.2010

Татарстан мөфтие, республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакыйның Корбан бәйрәме белән котлавы

Мөхтəрəм дин кардəшлəрем!

                  Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

 

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нəзарəте һəм шəхсəн үз исемемнəн бөтен мөселманнарны чын йөрәктән мөбарəк бəйрəм – Корбан гаете белəн тəбрик итəм!

Әлеге күркәм бәйрәм көннәре Аллаһы Тәгаләнең хәер-хак мәрхәмәтенә өметләнү, шатлана-шатлана гыйбадәт кылу, җаныбызны төрле явыз ниятләрдән арындыру,  яман гамәлләр кылудан туктату, риясыз булу бәхетенә ирешү һәм иманыбызны яңарту һәм хак-тәгалә алдында баш ию өчен  бер дигән мөмкинлекләр тудыра.

Якыннарың турында кайгырту, мохтаҗлар һәм ярлыларга ярдәм итү кебек әхлакый  фикерләр Исламда һәрвакыт көчле булды. Әлеге бөек һәм гүзәл бәйрәмнең эчтәлеге, нәкъ менә  кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән рухи кыйммәтләрне тәшкил кыла бит.  Исламның югары гомумкешелек кыйммәтләренә һәм инсаниятлелекнең бөек камиллегенә тугърылыклы булуны раслауга Аллаһы Тәгаләнең мондый сүзләре хезмәт итә: “Үз саранлыгыннан үзен саклаганнар гына уңышка ирешә”, шулай ук биредә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисе дә бик яңгырашлы: “Раббыбызның мәрхәмәтенә ирешим дисәгез, җирдәге мәхлүкларга рәхим-шәфкатьле булыгыз”. Һәм безләр дә әлеге бәйрәм көннәрендә йөрәкләребезнең җылылыгына саранланмыйк. Бөек Аллаһка бурычлы булуыбызны аңлаган халәттә, шушы корбан чалу мизгелләрендә  туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребезнең хәлен белик, ятимнәргә, мохтаҗ-нәүмизләргә сәдакалар бирик, аларга да бәйрәм табыныннан өлеш чыгарып, тукландырыйк. Барыбыз да изгелек эшләргә ашыгыйк!

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.