русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

09.11.2010

Хаҗиларның соңгы төркеме изге сәфәргә кузгала

Агымдагы елның 10 ноябрендә “Идел-Хаҗ” Төбәкара хаҗ үзәге аша хаҗиларның  98 кешедән торган соңгы төркеме Изге җирләргә сәфәргә чыга. Төркемнең җитәкчеләре – Кол Шәриф мәчете имамы, Казан шәһәре казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров һәм доктор Мөхәммәд Хамед. Бүгенге көндә “Идел-Хаҗ” аша Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 1902 кеше хаҗ кыла. “Идел-Хаҗ” җитәкчесе урынбасары Руслан хәзрәт Таһиров хәбәр иткәнчә, кичә 350 хаҗи Мина үзәнлегендә булып, хаҗ гамәлләреннән таш ату йоласын башкардылар.

Хаҗилар хаҗ көненә кадәр истәлекле тарихи урыннарда булалар, Мәккәдәге “Әль-Хәрам” һәм Мәдинә каласындагы “Ән-Нәбави” мәчетләрендә гыйбадәт кылалар. Хаҗ көннәре исә 2010 елның 14 ноябрендә башлана.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.