русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Татарстан Президенты вазифасы атамасын үзгәртү яклы түгел

09.11.2010

Татарстан Республикасы мөселмннары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый фикеренчә, Татарстан Президенты вазифасының атамасын үзгәртү, ул бөтендөньяда сибелеп яшәүче татарларны берләштерүче рухи көчнең юкка чыгуына китерәчәк. “Үзебезнең мәдәниятебез, тарихыбыз, динебез, үз Президентыбыз бар дип горурланып яшәгән бер чорда, президентлык институтын бетерүгә омтылыш, безнең өчен шатлыклы вакыйга түгел”, - дип белдерде мөфти “IslamNews” мәгълүмат агентлыгына. Аның фикеренчә, Дәүләт Думасының шундый карарыннан соң, “әлбәттә, татар бердәмлегенең дә дәрәҗәсе төшәчәк”. Исегезгә төшерәбез, Россия Дәүләт Думасы РФ субъектлары башлыкларына үзләрен Президент дип атауны тыю турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Әмма шул ук вакытта, төбәк башлыклары, тарихи һәм мәдәни традицияләрен исәпкә алып, үз атамаларын үзләре сайлый ала, диелә проектның аңлатма язмасында. Шулай ук әлеге закон проекты буенча, РФ субъектлары башлыклары үз вазифалары исеменнән ваз кичүне 5 ел дәвамында – 2015 елның 1 нче гыйнварына кадәр башкара алалар.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.